ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2017 ел
җомга

Нөнәгәр авылында  яшәүче Әшрәпова Галия Әшрәп кызына 18 август көнне 90 яшь тулды.

16нчы август көнне Таузар авыл клубы хезмәткәре балалар арасында "Сәламәт булыйк!" дип исемләнгән спорт ярышлары оештырды.
Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле авылдашларының хәлен белеп, мәдәният яңалыклары белән таныштырып торалар. 16 август көнне чираттагы визитлары 1 төркем инвалид Ришат абый Габделхаков янына булды. Ришат абый искиткеч кызыклы әнгәмәдәш, көнкүреш техникасы һәм аяк киемнәрен ремонтлаучы оста да. Ул аларны узенең махсус остаханәсендә каршы алды.

17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

16 август көнне  Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  «Балтач” ял паркында “Яңа китап- яңа дөнья” исемендәге күргәзмә  тәкъдим иттеләр. Ял итүчеләр яңа китап-журналлар белән бик теләп таныштылар.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Урып-җыюныӊ һәр хужалыкта үзенеӊ үзенчәлеге бар. Әнә, «Сосна» хуҗалыгына  башкаларга караганда бер атнага якын  соӊга калып чыгарга туры килде. Бу очрак  техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел,  бары басуларга аммиак суыныӊ мулдан кертелүе  белән аӊлаталар.

16 август  көнне Бөрбаш  мәдәният   йорты, Бөрбаш  Сәрдегәне  һәм Алан  клубы мәдәният хезмәткәрләреннән  торган агитбригада "Бөрбаш"  җәмгыяте басуларында булып,  игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы тәкъдим иттеләр.  

Берничә көн элек районыбызның урта белем алып, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 3 кызы – Балтач гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары Илсинә Габделганиева белән Гүзәл Хәйруллина һәм Норма мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтова “Иннополис”та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы мәртәбәле чарада катнашып кайттылар. 

Гамәви тыңлауларда халык Норманың куркыныч зонага кергән объектларының киләчәге өчен борчылды. 
15 август көнне Норма урта мәктәбе базасында җирлекнең генераль планын кабул итү буенча гамәви тыңлаулар узды. 

Балтачның «Форпост» оешмасы “Иң яхшы хезмәт коллективы” номинациясендә җиңү яулады. Фердинант әфәнде үзе “Иң тәҗрибәле катнашучы” булып танылса, Балтач гимназиясе укучысы Алсинә Нуриева “Иң яшь катнашучы” исеменә лаек булды. 

Бүген - 16 август көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин ТНВ - Яңа гасыр телерадио компаниясе хәбәрчеләрен һәм операторларын кабул итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International