Чираттагы изге эшләре

2017 елның 18 августы, җомга
Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле авылдашларының хәлен белеп, мәдәният яңалыклары белән таныштырып торалар. 16 август көнне чираттагы визитлары 1 төркем инвалид Ришат абый Габделхаков янына булды. Ришат абый искиткеч кызыклы әнгәмәдәш, көнкүреш техникасы һәм аяк киемнәрен ремонтлаучы оста да. Ул аларны узенең махсус остаханәсендә каршы алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International