06.12.2018 ел 14.10 сәгатьтә Балтач" Форпост "үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Гарипова Э. Ф һәм Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Г. М. белән берлектә «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары белән "Тормышыбызда коррупция " һәм "Коррупция турында нәрсә беләсең?" дигән темага әңгәмә һәм анкета үткәрде.
6 декабрь көнне Ильино мәдәният йортында Чепья авылында мәчет төзелеше башлануның 20 еллыгына багышланган чаралар булып узды. Чарада Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Һадиев Таһир Галимҗан улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы һәм башка кунаклар катнашты.
5 декабрь көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика күләмендә узган конкурста Алина Калинина (Кече Лызи урта мәктәбе, җитәкчесе Антонова Н. Л) – беренче, Ксения Митрофанова (Чепья урта мәктәбе, җитәкчесе Чернова И. А.) һәм Полина Анеева (Чепья урта мәктәбе, җитәкчесе Петрова Л. И.) өченче урын яуладылар.
03.12.2018 ел 14.30 сәгатьтә "Балтач" Форпост" үзәге Балтач бистәсенең "Геройлар аллеясы" паркында "Билгесез солдат көненә" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде. Балтач муниципаль районы ветераннар советы рәисе Р. А. Абдуллин укучылар алдында "Билгесез Солдат батырлыгы " темасына чыгыш ясады һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр исәбенә куелу һәм күчемсез милекне теркәү сораулары буенча бердәм Кайнар линия көне үтте. Казанлыларның сорауларына күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга кайбер сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.
03.12.2018 ел 13.30 сәгатьтә "Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм физик культура, спорт үсеше" муниципаль программасы кысаларында Балтач муниципаль районы «Форпост» үзәге Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре белән пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда ярышы үткәрде.
2018 елның 29 ноябрендә «Казан Ривьера» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Чыганакларга сәяхәт» IX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Беренче тапкыр «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы 2010 елда игълан ителгән иде.
6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсенә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр.
2018 елның 6 декабрендә «Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне» нә багышланган чаралар кысаларында Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров, Балтач муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова һәм район җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте җаваплы хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары өчен «Открытие любви и добра» темасына әңгәмә үткәрелде.