ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яңгул авыл китапханәсендә  Советлар Союзы герое  Габдулла Гарифуллинның улы Гарифуллин Рамил  белән очрашу кичә булып үтте.  

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык һәм юлларда көчле бозлавык көтелә

2018 елның 6 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада физик күнегүләр үткәрделәр.

4 декабрь көнне Чепья авыл китапханәчесе, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен,  Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Кичә матур җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 нче елның  5 нче декабрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бергә күңеллерәк» клубының чираттагы чарасы булып узды.

Ноябрь башында «талантлар эзлибез " талантлар конкурсына старт бирелде. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк район халкы катнашты. Катнашучылар үз иҗатын дүрт номинациядә күрсәттеләр: «Вокал сәнгате», «Хореография», «Инструменталь жанр», «Нәфис сүз»


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

4 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре (стенокардия, инфаркт, гипертония кризисы)» темасына дүртенче дәрес узды.

2018 нче елның 3 нче декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе Спорт комплексында  Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрелде.

1995 нче елның 24 нче ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 14 нче «Россия Федерациясе инвалидларны социаль яклау турында» статьясы нигезендә, ишарәле рус теле ишетү сәләте яки сөйләм бозылганда, шул исәптән Россия Федерациясе дәүләт телен телдән файдалану өлкәсендә дә аралашу теле булып таныла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International