ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 февральдә  Алан китапханәсе  21 февраль- Туган тел көне уңаеннан , “Газиз туган телем “ дигән интеллектуаль викторина уздырды. Чарада Алан башлангыч мәктәбенең  1-4 сыйныф укучылары катнашты.

2019 елның 20 февралендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучы яшьләре өчен  "Кайда логика?" интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.

20 февраль көнне Бөрбаш мәдәният йортында " Иң яхшы йорт килене - 2019 "район конкурсының 3 зона этабы узды. Өченче зона этабында Бөрбаш, Б. Сәрдегән, С. Сәрдегән, Норма һәм Чапшар авылларыннан киленнәр катнашты. Иң күп баллны (35 балл) Бөрбаш авылыннан Заһидуллина Лилия Мөдәрис кызы җыйды.

2019 елның 1 мартыннан бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. 1 марттан соң дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак – планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында хәбәрнамә нигезендә. Шул рәвешле, дача амнистиясе гаражларга һәм башка хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.

20 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган «Анай кыл-калыклэн лул-сюлэмыз» (Родной язык – народная душа) интеллектуаль уены үткәрелде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 113 ел тулу  уңаеннан  20 нче февраль көнне Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә республикакүләм фәнни гамәли конференция үтте.  2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау,укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен  формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр  үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан быел бишенче тапкыр узды.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

20 февраль көнне  үзәк китапханәдә  район китапханәчеләренең семинары уздырылды.

2019 елның 21 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, бозлавык көтелә.

2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш  узачак.

Төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышу 

25 февраль, дүшәмбе

18: 00-20: 30

Район мәдәният йорты

 штп Балтач,

Ленин ур., 52


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International