2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш узачак.
Теркәлү вакыты -11.00-11.55 сәгать, чараны үткәрү урынында (кече парковка).
Тантаналы ачу – 12.00 сәгатьтә.
Ярышлар 12.10 сәгатьтә башлана.
Ярышларга бары тик авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре генә кертелә. Җитәкчеләр урынына урынбасарлары катнаша алмый, бары тик җитди сәбәпләр булган очракта гына район башлыгыннан сорарга рөхсәт ителә.
Өч төр ярыш ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелә :
– ир-атлар- 40 яшькә кадәр, 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән өлкәнрәк.
– хатын-кызлар - яшь аермасыннан башка.
Ярышлар программасы
Зачет төрләре:
1. Чаңгы узышлары буенча ярыш :
- ир-ат җитәкчеләргә – 2 км.;
–хатын-кыз җитәкчеләргә – 1 км;
2. Пневматик коралдан ату – 2 сынау һәм 3 зачет
3. Граната ыргыту – 1 сынау һәм 1 зачет (иң яхшы нәтиҗә буенча).
Урыннар һәр зачет төреннән җыелган сумма буенча билгеләнә. Нәтиҗәләр ГТО БФСК базасына кертеләчәк, шуңа күрә гаризада ГТО БФСКның УИН –номерын күрсәтергә кирәк.