ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

Смәел авыл  китапханәсендә 21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем саекмас чишмә” дип исемләнгән чара уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары  өчен уздырылган чараның максаты -  ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Матур сүзләр сөйлә, телем"-Халыкара туган тел көненә багышланган тематик кичә

 Батыр исемен йөртер ир-егет-ветеран әфганчылар белән очрашу кичәсе

2019 елның 21 нче февралендә Югары Субаш мәдәният йортында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Балтач муниципаль районы авыл хужалыгы житэкчесе Набиуллин Ф.Р., АО ГПП «Элита» баш зоотехнигы  Кабиров Ф.В., Балтач муниципаль районы селекцион хезмәт житәкчесе Каримов Н.Н.,  авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Низамиев Р.Р.  катнашында  эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның квалификациясен күтәрү буенча семинар-укулар узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 22 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, юлларда кар көртләре көтелә.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә, Мәдәният йорты белән берлектә,укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләү максатыннан, “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде.

20 февральдә  Алан китапханәсе  21 февраль- Туган тел көне уңаеннан , “Газиз туган телем “ дигән интеллектуаль викторина уздырды. Чарада Алан башлангыч мәктәбенең  1-4 сыйныф укучылары катнашты.

2019 елның 20 февралендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучы яшьләре өчен  "Кайда логика?" интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.

20 февраль көнне Бөрбаш мәдәният йортында " Иң яхшы йорт килене - 2019 "район конкурсының 3 зона этабы узды. Өченче зона этабында Бөрбаш, Б. Сәрдегән, С. Сәрдегән, Норма һәм Чапшар авылларыннан киленнәр катнашты. Иң күп баллны (35 балл) Бөрбаш авылыннан Заһидуллина Лилия Мөдәрис кызы җыйды.

2019 елның 1 мартыннан бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. 1 марттан соң дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак – планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында хәбәрнамә нигезендә. Шул рәвешле, дача амнистиясе гаражларга һәм башка хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International