Татарстан Росреестры: 1 мартта бакча кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 мартыннан бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. 1 марттан соң дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак – планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында хәбәрнамә нигезендә. Шул рәвешле, дача амнистиясе гаражларга һәм башка хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International