20 февраль көнне Карадуган гимназиясендә фәнни-гамәли конференция узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 113 ел тулу  уңаеннан  20 нче февраль көнне Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә республикакүләм фәнни гамәли конференция үтте.  2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау,укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен  формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр  үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан быел бишенче тапкыр узды.

Конференция эшендә Балтач, Арча, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Саба, Биектау,  Кукмара районы мәгариф оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан бәяләнде.

Конференция кунаклары: Һадиева Гөлнара Васыйл кызы-«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның татар теле һәм әдәбияты  кафедрасы өлкән укытучысы, Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы-филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры,   Закирова Илсөяр Гамил кызы-филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, Хайрутдинов Айдар Фоат улы-Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе, Гайнетдинов Илһам Фидәил улы- Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Зәкиева Алия Юныс кызы- район мәгариф идарәсе җитәкчесе,  Зыятдинова Фирая Муллазия кызы  - «Себер тракты тарихы» һәм Муса Җәлил музее директоры.

Укучылар   “Авылым Бөек Ватан сугышы елларында” , “Күңел җылым – хатларда” ,  “Муса Җәлил әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре”,  “Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International