Китапханә хезмәткәрләре семинары

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне  үзәк китапханәдә  район китапханәчеләренең семинары уздырылды. Эшлекле очрашуда  китапханәчеләрнең 2018 елда эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, 2019 елда  район, республика, Россия күләмендә игълан ителгән бәйгеләрнең шартлары белән таныштырылды.

Китапханә эше буенча проект язу, аны яклау хакында сөйләшү булды.

Семинарның практик өлешендә «Минем китапханәм: бүген, иртәгә һәм киләчәктә» исемле республика бәйгесендә 3 урынга лаек булган Арбор авылы китапханәсе китап укучысының видеоролигы күрсәтелде. Район китапханәчеләре аның хакында фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International