Чепья авылында яшәүче Александрова Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды.
2019 елның 9 мартында 10.00 сәгатьтә Балтач районында "Балтач нуры" яңа мәчетен ачу тантанасы узды . Ачылу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач районы авыл имамнары , җирле хакимият вәкилләре, иганәчеләр һәм җирле халык катнашты.
2019 елның 10 мартында чаңгы трассасында.Балтач ("Сабантуй" ял паркында) Балтач муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышлары булып узды.
11 нче март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Компьютер уены: яхшылык яки явызлык" исеме астындагы интернет челтәрен куркынычсыз куллануга багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрделәр. Уен рәвешендә барган "түгәрәк өстәл"дә балалар сорауларга җавап биреп интернет челтәрендә нинди куркынычлыклар барлыгын ,ничек сак эш итәргә икәнлеген белделәр.
2019 елның 11 мартында 14.30 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы биологик калдыкларны законсыз урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрде.
Чепья №2 филиалының китапханәчесе китап укучыларын А.Алиш премиясе лауреатлары булган балалар язучылары белән таныштырды.
11 март кичендә, 2019 елның 12 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көтеп калабыз:
- томан, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начарайган һәм аннан да кимрәк,
- урыны белән көчле җил 15 метрга кадәр,
- көндез ТР көнбатышында буран.
10 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә хатын-кызлар көненә багышланган «Иң матур, игелекле, сөйкемле» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә аларның кызлары белән әниләр чакырылган иде. Чара башында барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, аннан соң әниләр өчен аларның балалары белән конкурс уеннары үткәрелде.
март көнне «Балтач " спорт комплексында 2003-2004 елгы укучылар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.(Балтач урта мәктәбе ,Куныр урта мәктәбе , Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач гимназиясе, Шубан мәктәбе, Нөнәгәр урта мәктәбе).