өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 11 мартында 14.30 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды. Утырышта Финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М.Ильясов, Контроль-хисап палатасы рәисе Р.В.Кәримов, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, башкарма комитетның оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе А.Н.Галиева, юридик бүлек җитәкчесе Р.С.Фатыйхов чыгыш ясадылар.

Балтач район Советының егерме сигезенче утырышын 2019 елның 15 мартында 09.00 сәгатьтә Балтач бистәсендә үткәрү планлаштырыла. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр  кертелә:

  1. Балтач муниципаль районының 2018-нче елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш).  
  2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисенең 2018-нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты.
  3. Балтач муниципаль районы  җирле үзидарә органнарының 2018-нче елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында.

4. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру  планына өстәмәләр кертү турында.

5. Районның муниципаль милкенә караган һәм канәгатьләнерлек  хәлдә булмавы белән файдаланылмый торган мәдәни мирас объектлары өчен ташламалы аренда түләве билгеләү Тәртибе турында.

6.        Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе  турындагы Нигезләмә хакында.

7.        Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен исәптән төшерү тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.

8. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга, 2019-2020-нчы елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

9. Балтач район Советының 2016 елның 16 сентябрендәге 56 номерлы  “Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми  санын  раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

10.  Балтач муниципаль районы территориясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.

11. Балтач район Советының 2007 елның 19 октябрендәге 91 номерлы “Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны җайга салу тәртибе турында”гы  карарның үз көчен югалтуын тану турында.

12. Балтач район Советының 2012 елның 26 январендәге 82 номерлы “Җир кишәрлекләрен бушлай алу хокукына ия булган гражданнар исемлекләрен әзерләү Тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының  җаваплы хезмәткәрләре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International