ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

 25 март көнне Кили мәдәният йорты ,авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3-8 сыйныф укучылары катнашында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле чара үткәрелде.

2019 елның 26 мартында Яңгул урта мәктәбендә Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә багышланган көрәш буенча 2005 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район Беренчелеге үтте.

2019 елның 25 март көнне "Факел" яшүсмерләр клубында "Дуслар планетасы" исеме астында хокук бозуларны кисәтү максатыннан балаларга уен үтте.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

   2019 елда Халыкара Җир Сәгате 13 нче тапкыр узачак - акция шимбә көнне, 30 мартта үткәреләчәк.

Пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек

2019 елның 27 мартына

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 16 м/с кадәр), буран, бозлавык.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Яңгул авылында яшәүче Шәйхетдинова Әлфия Хабибрахман кызына 25 март көнне 90 яшь тулды. 

Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә:

- 25 март кичендә һәм 2019 елның 26 мартында төнлә көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с һәм кыска вакытлы буран;

- 25 март кичендә, 2019 елның 26 мартында томан (Казанда - төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.

Агымдагы елның 22 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының мәдәният сарае каршында эшләп килүче Гарапшина Римма җитәкчелегендә Автолуб үзешчәннәре катнашында хәйрия концерты   күрсәттеләр.  Алар музыка уен коралларында уйнап, хорда һәм сола җырларын башкарып, төрле мавыктыргыч чыгышлары белән тернәкләнүчеләрнең күңелләрен яуладылар. Чара барышында алып баручы хәрби тарихи истәлек - австрия ныгытмасы, Перемышльны алу көнен искә алды.

Күңел кылларын үзгәртүче номерлары белән үзешчәннәрне -тернәкләнүчеләр яудырган көчле алкышларга күмелделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International