ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башланып китте.

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы территориясендә сөрем газы белән агулану очраклары ешайды, 2019 ел башыннан гына да республикада сөрем газы белән 20гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы үлемгә китергән фаҗига белән тәмамланган.

2019 елның 27 мартында Кече Лызи авылында "Ялтра" чаңгы трассасында 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы сезонын ябу уңаеннан район беренчелеге узды.

Агымдагы елның 23 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү Дәүләт Автоном оешмасы социаль тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнүчеләр арасындаЯхшылык һәм спорт” исеме астында  ярыш уздырылды. Ярышта “Дуслык” һәм “Тынычлык” командалары көч сынашты. Спорт чарасының максаты -  мөмкинлекләре чикле кешеләргә  сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгу иде. Командаларга күңелле һәм мавыктыргыч конкурслар бирелде. Уенның барлык этапларында да һәр команда җиңүгә ашкынды. Барсының да беренчелекне яулыйсы килде. Нәтиҗәдә ярыш ахырында командаларның көчләре тигез икәнлеге ачыкланды.

Уздырылган әлеге чаралар инвалидларның сәламәтлеген ныгытып кына калмый, тернәкләнүчеләрнең яшәү активлыгын арттыра, тернәкләнергә этәргеч бирә.

Күп төрле сулыш юлында һәм грипп вируслары бик күпләрнең  сәламәтлеген какшата, катлаулы авырулар китереп чыгара. 2019 нчы елның 27 нче мартында “Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” Дәүләт Автоном Учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Фахретдинова Лимуза Билсур кызы тернәкләнүчеләр белән «Гриппны һәм сулыш юлындагы инфекцияне кисәтү»  дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмәдә катнашучылар гриппның беренче билгеләре, вирусның төзелеше, таралу юллары белән таныштылар. Шулай ук тернәкләнүчеләргә  вируслы инфекциядән, грипптан сакланыр өчен алдан профилактик чаралар турында аңлатылды. Тернәкләнүчеләр чара ахырында грипптан һәм сулыш юлындагы инфекциядән саклану турында видеоролик карадылар.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Балтач ДОСААФ мәктәбе базасында район ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Балтач бүлекчәсе белән берлектә егетләр һәм кызлар командалары арасында республика конкурсының I этабы (сайлап алу туры) уздырылды.

Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 28 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

26 март көнне Арча шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XIV Республика балалар иҗаты конкурсы булып узды. Балалар сәнгать мәктәбеннән 33 укучы катнашып, призлы урыннар яуладылар.

Игътибар!
Федераль салым хезмәте салым түләүчеләргә физик затлар керемнәренә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

 25 март көнне Кили мәдәният йорты ,авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3-8 сыйныф укучылары катнашында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International