Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башланып китте.
Алда хәбәр ителгәнчә “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Грантлар, архив конкурслары” бүлегендә яки http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf сылтамасы буенча узып танышырга мөмкин.
Конкурс нигезләмәсе кысаларында 2019 нчы елның 27 мартыннан 140 нчы номерлы Балтач район башкарма комитеты карары нигезендә агымдагы елның 20 мартыннан 15 апреленә кадәр Конкурсның муниципаль этабы уздырыла. Күрсәтелгән срокка кадәр конкурс өчен әзерләнгән эшләрне Балтач район башкарма комитетының архив бүлегенә - Балтач шәхәр тибындагы бистәсе, Ленин урамы, 45 йортка китереп тапшырырга кирәк, тел.25699. Конкурсның муниципаль этабының җиңүчеләре булып, һәр группаның рейтингта беренче өч урынны яулаучылары танылачак һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.