25 март көнне Кили мәдәният йорты ,авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3-8 сыйныф укучылары катнашында “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле чара үткәрелде. Нәүрүз-ул яз бәйрәме. Бу көнне , дөрестән дә, кыш белән яз тарткалашты, диярсең, бар дөнья кабат аклыкка төренде. Ничек кенә булмасын, яз барыбер үзенекен итәчәк, кар сулары агар, кошлар әйләнеп кайтыр. Төрле бәйгеләргә, уеннарга бай чарабыз бик җанлы утте. Ахырдан ботка ашап, коймаклар белән чәйләр эчтек.