Яңгул авылында яшәүче Шәйхетдинова Әлфия Хабибрахман кызына 25 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, Балтач җәмәгать туклану оешмасы рәисе урынбасары Раил Мөкминовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.