Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашучылар өчен " Кайнар линия» үткәрә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Аны үткәрү вакытында татарстанлылар өлешләп төзүдә катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүен белә алачак; өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нинди документлар пакетын әзерләргә кирәк булачак; теркәлү һәм башкалар нинди вакыт эчендә башкарылачак. 
Сорауларга 884364 26401 телефону буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Шакирова Рәсимә Габдрәшит кызы җавап бирәчәк. 
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International