Хөрмәтле балтачлылар! Сезне "Җир Сәгате" бөтендөнья акциясенә кушылуыгызны сорыйбыз.
Җир Сәгате - халыкара акция, аның барышында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) киләчәк планетага битараф булмаганлыктан утны бер сәгатькә сүндерергә чакыра.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Җир сәгате» — ул, барыннан да элек, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең символик акциясе, планетабызның климатын саклау һәм аның чикләнгән ресурслары турында кайгыртуның хәлиткеч чараларына иҗтимагый чакыру.
Массакүләм экологик акциядә бөтен дөнья буенча 2 миллиардтан артык кеше катнаша. Әлеге акция барышында 18 меңнән артык архитектура һәйкәлләре яктырткычлары сүндереләчәк.
2019 елда Халыкара Җир Сәгате 13 нче тапкыр узачак - акция шимбә көнне, 30 мартта сәг 20:30 да үткәреләчәк.