ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән  11 июльгә кадәр  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУ белгечләре  төркеменең Нурлат  районы  халкы  белән  очрашулары  планлаштырылган.   

2019 нчы елның 2 нче июлендә СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору темасына яшүсмерләр белән әңгәмә узды.

2019нчы елның 8 нче июлендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаиләләр өчен «Ромашкалы күк»уен программасын СМУ микрорайонының балалар-спорт мәйданчыгында үткәрделәр.

Бу  хакта  бүген  Татарстан  муниципаль районнарының  башкарма  комитетлары  җитәкчеләре  белән  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  әйтелде,  аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары       Николай Титов алып  барды.  Чарада  шулай  ук  программаны  гамәлгә ашыруда  катнашучы  министрлыклар  һәм  ведомстволар  вәкилләре  һәм  башка  затлар  катнашты.    

Быел Корбан бәйрәмен 11 августта билгеләп үтәчәкләр. Казыйларның бердәм карары буенча 12 һәм 13 августта Корбан кылырга мөмкин. Корбан кылу өчен нисаб күләмен 20 мең сум итеп билгеләделәр.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  район үзәк шифаханәсендә Илназ һәм Гүзәлия Муллагалиевлар , Илфар һәм Эльвира Кәримуллиннар сабыйлары тууы белән котладылар.

Бүген илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Пыжмара авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә бүген“Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Алар сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып 67 ел бергә гомер иткән. 


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Балтач районы халкы!

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Рус телендә иҗат итүче яшь авторлар өчен «Рус рифмалары», «Рус сүзе» милли премиясе 4 этапта уза һәм 2019 елның 1 июненнән 30 ноябренә кадәр вакыт аралыгында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International