Хөрмәтле Балтач районы халкы!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт чыганагы, иртәгесе көнгә тугрылык һәм ышаныч чыганагы булды һәм шулай булып кала да. Бу борынгы бәйрәм Россиядә күптән түгел генә торгызылды, ләкин инде халык яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Балтач районында сәләтле, иҗади балалар тәрбияләүче ныклы, тату гаиләләр шактый. Бу бәйрәм көнендә күп балалы ата-аналарга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм, әлбәттә инде, безгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге күрсәткән юбилярлар гаиләләр соклануга һәм тирән ихтирамга лаек.
Барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Гаиләләрегезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, ышаныгыз. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, балалар тавышы яңгырасын! Тынычлык, йорт җылысы һәм ныклы сәламәтлек сезгә!