Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме уңаеннан Балтач үзәк хастаханәсендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү узды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  район үзәк шифаханәсендә Илназ һәм Гүзәлия Муллагалиевлар , Илфар һәм Эльвира Кәримуллиннар сабыйлары тууы белән котладылар. Гаиләдә бала туу- олы бәхет, шатлык ул. Нәни кызлары бу гаиләгә шатлык-сөенеч алып килсен, киләчәктә  әти-әнисенә ныклы терәк булып, ил-көннәребез өчен игелекле булып үсүен теләп   калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International