ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә быел Корбан бәйрәме датасын игълан иттеләр

2019 елның 9 июле, сишәмбе

      Быел Корбан бәйрәмен 11 августта билгеләп үтәчәкләр. Казыйларның бердәм карары буенча 12 һәм 13 августта Корбан кылырга мөмкин. Корбан кылу өчен нисаб күләмен 20 мең сум итеп билгеләделәр.
     Гает-намазы Казанда 11 августта 4.30 сәгатьтә башлана. Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм вәгазе иртәнге сәгать 4тә укылачак. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында вакыт кояш чыгу белән билгеләнә.

     Казанда корбан чалу махсус билгеләнгән 19 урында бәйрәм намазыннан соң оештырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International