Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору темасына яшүсмерләр белән әңгәмә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 нчы елның 2 нче июлендә СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору темасына яшүсмерләр белән әңгәмә узды. Яшүсмерләр экстремизм һәм терроризм проблемасы темасына фикерләштеләр, бу күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аларга каршы тору юлларын ачыкларга тырыштылар. . Әлеге әңгәмә барышында күп мәгълүмат бирелде, яшүсмерләр өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International