2019 нчы елның 5 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Романтик» лагеренда ял итүче балалар өчен Иван Купала бәйрәме оештырдылар. Балалар халык сынамышлары турында белделәр, «су астында йөзү», «тәкыяны беренче булып барып алу», «су җыю» уеннарында бик теләп катнаштылар.
6 июль көнне сәг.07.45 утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының чираттан тыш утыз беренче утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә, көндез һәм кич 7 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә.
20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
3 июль көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәлләр уздырдылар.
Лаеш муниципаль районында “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында машина белән сыер савучы иң яхшы операторларны ачыклау буенча 46 нчы республика конкурсы узды.
2019 нчы елның 3нче июлендә "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Романтик" сәламәтләндерү лагеренда кунакта булдылар, анда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «УМБАТЛ» исеме астында интеллектуаль уен үткәрделәр.
2 июль көнне "Сабантуй" паркында чаңгы трассасында 2002-2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында дуатлон буенча район беренчелеге булып узды.