Россия үзенең гореф-гадәтләренә, халык бәйрәмнәренә бай. Җәй уртасында шундый бәйрәмнәрнең берсе - "Иван-купала". 2019 нчы елның 5 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Романтик» лагеренда ял итүче балалар өчен Иван Купала бәйрәме оештырдылар. Балалар халык сынамышлары турында белделәр, «су астында йөзү», «тәкыяны беренче булып барып алу», «су җыю» уеннарында бик теләп катнаштылар.