2019 нчы елның 3нче июлендә "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Романтик" сәламәтләндерү лагеренда кунакта булдылар, анда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «УМБАТЛ» исеме астында интеллектуаль уен үткәрделәр.
2 июль көнне "Сабантуй" паркында чаңгы трассасында 2002-2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында дуатлон буенча район беренчелеге булып узды.
3 июль көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән АПК продукциясен экспортлау мәсьәләләре темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
2019 нчы елның 3 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Романтик" балалар-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен күңелле спорт ярышлары оештырдылар. Командаларга йөгерү, сикерү, төрле кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Барлык командалар да күтәренке күңел һәм уңай эмоцияләр белән калды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
2019нчы елның 28 нче июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре челтәрдә куркынычсызлык профилактикасы буенча буклетлар тараттылар. Әлеге акция барышында интернет челтәреннән файдалануның файдасы һәм зыяны, челтәрдә куркынычсыз эш кагыйдәләре турында мәсьәләләр кузгатылды. Шулай ук халыкка балалар өчен ышаныч телефоны барлыгы турында , нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм нинди ярдәм алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырларны эшкәртү турында сөйләде.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
2019 елның 5 июлендә Балтач районының Сосна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйбадуллина Мәгъсүмә Муллагали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.