Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
2019 елның 5 июлендә Балтач районының Сосна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйбадуллина Мәгъсүмә Муллагали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.
Авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү өчен пестицидлар кулланучы гражданнар һәм юридик затлар, шундый эшкәртү башланыр алдыннан өч көннән дә соңга калмыйча, шәхсән үзләре язма рәвештә яисә массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны, ветеринария хезмәтен, эшкәртү урыныннан кимендә 7 км радиуста урнашкан умарталыклары булган гражданнарны һәм юридик затларны бу хакта кисәтергә тиешләр.
Шунда ук авыл хуҗалыгы һәм урман үсемлекләрен эшкәртү датасы, кулланылучы пестицидларның агулылык дәрәҗәсе дә күрсәтелә. Монда умартачыларның һәм агрономнарның үзара хезммәттәшлеге кирәк була. Һәр төр пестицидның инструкциясендә экологик регламент язылган, аны игътибар белән өйрәнергә һәм үтәргә кирәк.
Үз чиратында, умартачылардан шулай ук чәчүлекләрне химик эшкәртү турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан белдерүләргә игътибарлырак булуларын, тискәре нәтиҗәләр булмасын өчен кирәкле чаралар күрүләрен сорыйбыз.
2019 елның 3 июлендә Балтач районының Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халтурина Фекла Владимировна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча льготалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.
Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» («Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам») Интернет-сервисында танышырга мөмкин.
Балтач җирлегендә яшәүче Денисова Мария Гавриловнага 2 июль көнне 90 яшь тулды.
Яңгул авылында яшәүче Габделганиева Гәззәбану Хаҗи кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды.
Балтач район Советы баш белгеч вазыйфасына вакытлыча эшкә чакыра, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә югары белем булу зарур. Белешмәләр өчен телефон 2-40-71.
Ял сезоны алдыннан Россия Федераль салым хезмәте салымнар буенча бурычларның булмавына алдан ук инанырга тәкъдим итә. Бурычлы кешенең Россиядән читкә чыгуын чикләргә хокуклы суд приставлары хезмәтенә аны түләтү өчен мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.Бурычлар турында актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук салымнарны «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәте партнерларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Салымнарны шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банкта, җирле администрация кассаларында, почта бүлегендә «Налогларны түлә» сервисы ярдәмендә дә түләргә мөмкин. Бурычлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә гариза юлларга мөмкин.Салым түләмәү нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында видеороликта күрсәтелгән.