2019 нчы елның 3 нче июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Романтик" балалар-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен күңелле спорт ярышлары оештырдылар. Командаларга йөгерү, сикерү, төрле кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Барлык командалар да күтәренке күңел һәм уңай эмоцияләр белән калды.