2019нчы елның 28 нче июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре челтәрдә куркынычсызлык профилактикасы буенча буклетлар тараттылар. Әлеге акция барышында интернет челтәреннән файдалануның файдасы һәм зыяны, челтәрдә куркынычсыз эш кагыйдәләре турында мәсьәләләр кузгатылды. Шулай ук халыкка балалар өчен ышаныч телефоны барлыгы турында , нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм нинди ярдәм алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.