ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

4 ноябрь көнне Ор клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан һәм "Тарих кыңгыравы яңгырый..." дип исемләнгән Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашу максатыннан урта яшьләрдәге мәктәп балалары белән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз рәсемнәрендә бирелгән теманы ачып бирергә тырыштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр әлеге Бөтенрәсәй бәйгесенә жибәреләчәк. Әлеге конкурста 12 бала катнашты.

2 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубында "Көз патшабикәсендә кунакта" дип исемләнгән көзге бал кичәсе үткәрелде. Чарада 6шар кешедән торган 2 команда катнашты. Алар өчен конкурс һәм биюләрдән программа әзерләнгән иде. Кич буе күңелле ритмик музыка, кызыклы конкурслар һәм уеннар Көзге балда катнашучыларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Һәркемнең кәефе күтәренке иде.  Программа кызыклы, күңелле узды, конкурста катнашучыларның барсы да  призлар алды. Чарада 19 кеше катнашты.

Татарстанның  азык-төлек  һәм  эшкәртү базарындагы  вәзгыять турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  сөйләде. 


4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк.

Үткәрү урыны: Балтач районы мәдәният үзәге (РДК). 

Үткәрү вакыты: 9.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр.

Кабул итүгә язылу өчен 8(84368)2-52-38, 89376290017 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

3 ноябрь көнне «Балтач» УСЗда Тимирязев исемендәге ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

Чараның максатлары: татар көрәшен пропагандалау, район спортчыларының спорт осталыгын арттыру, милли көрәш буенча республика ярышларында катнашу өчен районның иң көчле көрәшчеләрен ачыклау.

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча республика ярышлары булып узды. Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасы ирләр командалары арасында икенче урынны яулады. Безнең команда иң яхшысы булуын һәм бу җиңүгә лаек икәннәрен исбатлады.

Сезне чын күңелдән милли бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу дата безнең ил тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе - ныклы Россия дәүләте төзүнең санау ноктасы булып тора.


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Райондашыбыз, Яңа Салавыч авылы кызы Айгөл Вәлиева (тренеры Ранил Сафиулин) Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм уң кулы белән – икенче, сул кулы белән өченче призлы урын яулады.

Алар спорт төрләренең ераклыкка сикерү, билгеле бер дистанциягә йөгерү, мылтыктан ату, бадминтон, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларында көч сынаштылар.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, төнлә урыны белән буран, бозлавык, юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International