Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.
«Цифралы диктант» проекты 2020 елның 28 мартыннан 11 апреленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә цифралы грамоталылыкка мониторинг үткәрү һәм «Россия Федерациясенең цифралы икътисады» милли программасының «цифралы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында чараларны тормышка ашыруга халыкны җәлеп итү максатларында үткәрелә.
2020 елның 16 мартында Балтач районының Шода авылында урнашкан «Балкыш» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын ачу тантанасы булды.
Тантанада Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Һадиев Таһир Галимҗан улы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсхәт улы катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 19 мартта иртән һәм көндез, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 17-22 м/c ( Казанда 20 м/c кадәр).
2020 елның 14 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсаль спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
2020 елның 17 мартында Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллина Маһикамал Зыятдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2020 елның 13 мартында Балтач гимназиясе «Форпост» хезмәткәрләре белән берлектә «Ветераннар турында кайгырту», «Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм катнашучысына адреслы ярдәм күрсәтү» Бөтенроссия проекты кысаларында чара үткәрелде. «Форпост» хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсбиуллин Мансур янына бардылар.
16 мартта Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары җыены узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Шакиров Фаяз Фәнил улы, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәри кызы, ТР Дәүләт Советы депутаты Хадеев Таһир Галимҗан улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ТР филиалы җитәкчесе Минһаҗев Вагыйз Васил улы, “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Минһаҗев Минтимер Вагиз улы катнашты.