«Хыял» яшьләр үзәге өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 14 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсаль спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрде.

Максат һәм бурычлар:

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- иң көчле командаларны ачыклау;

- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;

- спортны үстерү һәм популярлаштыру.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

Ир-атлар арасында:

1 урын - Нәҗипов Илдар (Балтач)

2 урын - Вәлиев Дилүс (Арча)

3 урын - Шакиров Руслан (Балтач)

Хатын- кызлар арасында:

1 урын - Гильфанова Рания (Смәел)

2 урын - Хәкимова Гөлназ

3 урын - Зыятдинова Әлфия

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара. Ярышларның баш хөкемдары - Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы, физик культура буенча инструктор.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International