Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 17 март 18 сәгатьтән 2020 елның 18 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы+ 6..+ 9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
12 март көнне укучылар белән бергә Тубән һәм Югары Шубан авылларында Нәүрүз бәйрәменә бүләк жыю оештырылды. Әлеге милли бәйрәм авылда матур традициягә әверелеп бара. Барлык халык бүләк җыюда да, бәйрәмдә дә бик актив катнашты.
Ел саен узган салым чорында 30 апрельгә кадәр физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) физик затлар салым органына тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
12 март көнне Чутай мәдәният йортында яшьләр өчен терроризмга каршы "Сак булыйк!" дигән профилактик әңгәмә үткәрделде. Әңгәмә барышында терроризм төшенчәсенә аңлатма бирелде, аның төрләре санап кителде. Терроризмга каршы тору чаралары, терроризм куркынычы булганда нишләргә икәнлеге, шартлаткыч җайланмалар куелганда нишләргә икәнлеге стендтагы материаллар белән аңлатылды. "Терроризмнан сак бул" дигән презентация күрсәтелде.
15 март көнне Таузар авылы клубында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яшьләр арасында «Горурлыгым минем - туган җирем» дип аталган викторина үтте. Яшьләр ТАССР төзелү тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
14 март көнне Салавыч мәдәният йортында «Җиңү көне! Керфек какмый якынайттык без сине» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Бу ачы елларның авырлыгы, бияләй-оекбашлар бәйләү, сугышка яшь егетләрне озату күренешләре күрсәтелде.
12 март көнне Яңгул мәдәният йортында яшьләр белән «Тәмәке бәйлелегеннән котылып буламы?» дигән темага дискуссия булды.
Фикер алышу бик актив төстә барды. Кемдер ихтыяр көчең җитәрлек булса, начар гадәтне ташлап була дисә, кемдер икеләнеп калды. Фикер каршылыклары килеп чыкса да, барысы да бер үк нәтиҗәгә килделәр: бу начар гадәттән котылу юлларын эзләгәнче , иң яхшысы аны бөтенләй башламау. Яшьләрнең үз язмышларына, киләчәкләренә битараф булмаулары бик сөендерә.
2020 елның 13 мартында Субаш мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Терроризмга каршы чыгыйк» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү.
Әңгәмә барышында укучылар видеофильм карадылар.
Конкурс халкыбызның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, үсеп килүче буын арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт, гражданнарда үз илләре өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырыла.