2020 елның 13 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында Балтач шǝһǝр җирлеге, Кече Лызи авыл җирлеге гаиләләре арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 4 зонасын үткәрде.
Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы «Бөтен тормыш - уен» проекты сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәргә юнәлдерелгән.
Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Өчпочмаклы солдат хатлары… Күп йөрәкләрнең сагыну хаты ул. Үткән белән киләчәкне бәйләп торучы тере тарих дәлиле.
15 март көнне Казан шәһәрендә всестильле каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
12-13 яшьлекләр арасында 50 кг кадәр Хаялиев Тимур 1 урынны яулады.
14 март көнне Бөрбаш авылында Фидәил Шакиров истәлегенә багышланган 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды. Барлыгы 13 мәктәптән 82 көрәшче катнашты. Ярышта катнашучы мәктәпләр: Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма, Бөрбаш, Яңгул, Смәел, Нөнәгәр, Арбор, Пыжмара, Кенә, Кече Лызи, Чепья мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицее.
13-15 март көннәрендә Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында Көрәш ярышы буенча Рәсәй беренчелеге узды. Безнең районнан Татарстан командасында Гараев Айзат, Яруллин Булат катнашты.
2020 елның 15 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамының спорт мәйданчыгында район халкы өчен Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.
2020 елның 13 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының күчмә кубогына рус шашкалары буенча турнир оештырылды. Барысы да зур кызыксыну белән ярышларда катнаштылар, һәрберсендә җиңүгә омтылыш сизелә иде. Җиңүчеләргә күчмә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.