16 мартта Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары җыены узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Шакиров Фаяз Фәнил улы, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәри кызы, ТР Дәүләт Советы депутаты Хадеев Таһир Галимҗан улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ТР филиалы җитәкчесе Минһаҗев Вагыйз Васил улы, “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Минһаҗев Минтимер Вагиз улы катнашты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы чыгыш ясады.
Алдынгыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы котлады. Авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләндеәр.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы һәм “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Сәмигуллин Илдар Гали улына бирелде. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исемен “Труд” ҖЧҖнән Тукметов Владимир Тукаевич алды. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән тренер Гөбәйдуллин Дамир Даут улы бүләкләнде.
Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре исеменә “Смәел” ҖЧҖ рәисе Шакиров Илһам Мансур улы лаек булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм мактау билгесе белән Хаҗиев Хәлил Әгъләм улы һәм Гарипов Мәсхүт Мәхмүт улы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән “Татарстан” ҖЧҖ зоотехник-селекционеры Фатыйхов Илдар Равил улы, “Смәел” ҖЧҖ машина йөртүчесе Әхмәдиев Ильяз Гаяз улы, “Дуслык” ҖЧҖ баш бухгалтеры Николаева Галина Германовна һәм Шакирҗанов Җәмил Камил улы бүләкләнде.
ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты Михайлов Радик Тихоновичка тапшырылды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белән Габделхаков Габделхәй Фәрт улы бүләкләнде.
2019 ел йомгаклары буенча җиңүче хуҗалыклар:
Терлекчелек өлкәсендә: “Татарстан” АХҖ ҖЧҖ, “Дуслык” ҖЧҖ
Игенчелек өлкәсендә: Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, “Яңа тормыш” ҖЧҖ
Икътисади күрсәткечләре буенча: “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Труд” ҖЧҖ.
Шулай ук, 2019 ел йомгаклары буенча иң яхшы сыер савучылар, терлекчеләр, механизаторлар һәм азык әзерләү комбайнчылары билгеләнде.