ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 

- юлларда бозлавык; 

- иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр; 

- иртән һәм көндез буран, бозлавык.


20
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә, 21 мартта республика халкы Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алачак.

Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре эшкә кереште.

2020 елның 17 нче мартында  МБУ «Хыял» яшьләр үзәге үзǝк китапханǝдǝ эшлǝүче яшьлǝр һǝм студентлар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Нǝрсǝ? Кайда? Кайчан?» дип аталган интеллектуаль күңел-ачу уены үткәрде.

“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар.  Шул уңайдан 2020нче елның 18 нче мартында  юрист, Халиуллина  Тәнзилә Тагировна белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда  тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.

           


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

19 март көнне кич, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр).

18 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Тарихларда уелып калган синең исемең, Балтачым” исемле интеллектуаль обзор үткәрелде 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Югары Ослан районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Марат Зыятдинов йөрде.

18 март көнне Чепья авылында башлангыч сыйныф укучылары арасында Балтач районының 90 еллыгына багышланган "Туган ягым" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ярдәме белән мәгариф проектларына ярдәм итү Фонды IV Бөтенрәсәй «Безнең тарих» яшьләр проектлары конкурсын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International