Шәһәрлеләр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә фермер продукциясе сатып ала алачаклар

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә, 21 мартта республика халкы Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алачак.

Ярминкәләрдә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре бик теләп катнаша һәм  бу зур социаль әһәмияткә ия, чөнки фермерлар үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлегенә ия, ә шәһәрлеләр исә турыдан - туры, сәүдә бәяләреннән башка гына сатып алырга мөмкин.

Төрле мәйданчыкларда ассортимент халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән, әмма һәркайда яңа җитештерелгән ит, тәмле авыл каймаклары һәм сөт табарга була. Монда шулай ук республика территориясендә җитештерелгән казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясе сатып алырга мөмкин.

Бу юлы сәүдә «Казан»Агросәнәгать паркы янындагы ачык мәйданчыкта да җәелдереләчәк. Калган мәйданчыкларның урнашуы шәһәрлеләргә яхшы билгеле:

Авиатөзелеш районы - Дементьев ур., 7;

Киров районы - Батыршин ур., 20;

Мәскәү районы-Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә;

Яңа Савин районы-Академик Лаврентьев ур., 10;

Идел буе районы-Юлиус Фучик ур., 72;

Совет районы-Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе).

Яр Чаллыда ярминкәләр «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә һәм «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда (Тукай яр буе) узачак.

Түбән Камада сәүдә Көньяк урамы буенча «Магнит» сәүдә үзәге янында һәм Төзүчеләр проспекты буенча «Комета» сәүдә үзәге янында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International