Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә (Казанда төнлә һәм иртән).
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
22 март көнне Таузар авыл клубында Балтач районының 90 еллыгы уңаеннан балалар арасында "Балтачым, Балтачым - кадерле туган ягым" дигән рәсем конкурсы узды. Чараның беренче өлешендә балалар Балтач районының истәлекле урыннарын, танылган шәхесләрен искә төшереп уттеләр. Ә инде икенче өлештә туган якка булган хисләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 23 март 18 сәгатьтән 2020 елның 24 март 18 сәгатькә кадәр:
- төнлә-иртән урыны белән көчле кар (Казанда да),
- буран, төнлә-иртән күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начараю (Казанда төнлә-иртән);
- төнлә көчле җил 17-22 м/с (Казанда да), көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә;
- бозлавык (Казанда төнлә-иртән);
- юлларда бозлавык, кар өемнәре, кар боткасы (Казанда да).
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
2020 елның 19 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында оешмалар арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 6 нчы зонасын үткәрде.
2020 елның 20 мартында район җитәкчелеге төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде. Алар Смәел авылында мәдәният йорты, Шеңшеңәр авыл советы бинасы, Кариле авылында спорт залы, «Хыял» яшьләр үзәге бинасы, Балтач ш.т. б. 2 нче балалар бакчасы капиталь ремонты һәм Норма авылында балалар бакчасы төзелеше белән таныштылар.