ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 26 март 18 сәгатьтән 2020 елның 27 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Җитди явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 4-9 м/c. Төнлә минималь һава температурасы -2..+1º, көндез максималь һава температурасы  +7..+10º. Төнлә һәм иртән аерым участокларда бозлавык.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла.

Акция Ватан өчен көрәшкән туганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә, сугышка кадәрге, хәрби һәм сугыштан соңгы фотосурәтләрен бастыру юлы белән, шулай ук өй архивларыннан булган вакыйгаларны мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» Республика онлайн-тестированиесе» мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.

Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләргә ия катнашучылар кыйммәтле призлар алачак. Бүгенге көндә мәгариф проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты.

Тестны «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» проектының рәсми сайтында узарга мөмкин - http://100.tassr.tatar/

25 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 25 мартында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышын Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы алып барды.

Комиссиягә эш бирүче, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче 20 оешма җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр чакырылган иде. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга һәм алар белән өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим ителде. Алдагы хисап нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимнәрнең үтәлеше турында анализ ясалачак.

2020 елның 25 мартында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зарипов Илгизәр Наил улы белән очрашты.

Коронавирус йогышы таралуга бәйле уңайсыз хәлләрне исәпкә алып, шулай ук дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм оешмаларның хезмәт режимы буенча методик рекомендацияләр нигезендә, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан COVID– 19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләү чаралары кертелә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 25 март 18 сәгатьтән 2020 елның 26 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, 4-9, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -2..-5º. Көндез максималь һава температурасы +6..+9º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

 

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торга "Бөтен тормыш - уен" проекты кысаларында, инвалид балалар һәм аларның остазлары тарафыннан Норма авылы мәдәният йортында "Теремкәй" әкияте куелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International