«Хәтер юлы» акциясе

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла.

Акция Ватан өчен көрәшкән туганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә, сугышка кадәрге, хәрби һәм сугыштан соңгы фотосурәтләрен бастыру юлы белән, шулай ук өй архивларыннан булган вакыйгаларны мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.

Катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://foto.pamyat-naroda.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International