Начар метеорологик күренешләр: көндез 2020 елның 30 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге 15-16 м/c кадәр җитәргә мөмкин.
Коронавирус йогышы (CОVID-19) таралуны кисәтү максатларында 30 марттан 3 апрельгә кадәр чорда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.
Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР тарихы буенча фотоальбомнар карау («Хатирәләр терапиясе») белән әңгәмәләр оештыруны дәвам итәләр.
2020 елның 26 мартында Балтач районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булып узды. Комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов алып барды.
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы хәбәр итә: РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Чепьядагы филиал объектында 2020 елның 14 апрелендә 9.00 дән 15.00 гә кадәр цифрлы эфир телевидениесе программаларын вакытлыча туктатып тору белән планлы ремонт эшләре башкарылачак.
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр элек кабул ителгән сорауларлар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.