ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Балтач районында бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 21 граждан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, барлык кайткан кешеләр 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Көн саен полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белән берлектә, изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Рейдлар барышында хокук бозулар ачыкланмады, изоляциядәге барлык гражданнар да өйләрендә. Үз-үзеңне изоляцияләүче кешеләргә өйдәге изоляция шартларын һәм режимны бозу нәтиҗәләрен аңлаталар.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 4,3 млн.тонна тәшкил итте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8% ка артыграк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү 9,1% ка арткан. Иң күп үсешне Краснодар өлкәсе, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары тәэмин итте.

Бу хакта бүген социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Балтач муниципаль районы территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында, Балтач муниципаль районы җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатыла. 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Теләче муниципаль районнарында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәге төзелеше килештерелүе турында хәбәр итәбез.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, безнең үзәк 2020 елның 6 апреленнән социаль-тернәкләндерү бүлекчәләрендә социаль хезмәтләр күрсәтүне вакытлыча туктатып тора.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез безнең үзәкнең «кайнар линиясенә» мөрәҗәгать итә аласыз: тел.2-41-43.

Сезне тыныч булып калырга, үз сәламәтлегегезгә игътибар белән карарга, яңа коронавирус йогышы белән авыруның куркынычын минимальләштерү өчен шәхси профилактика чараларын күрергә чакырабыз. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе карары нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм хроник авырулары булган затларны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүләрен сорыйбыз.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өйләренә азык-төлек, дару һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түбәндәге «кайнар линия» телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар:

8 (843) 598-3-598 - бердәм колл-үзәк;

238-1000 - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «кайнар линия» телефоны;

8-800-200-34-11 - Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының «кайнар линия» телефоны;

2-43-78 - Балтач муниципаль районында «кайнар линия» телефоны

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әхмәдиева Г. А.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.

    2020 елның 10 апрелендә  сәг. 13.00дә   Балтач муниципаль районының 2019 елгы бюджет  үтәлеше проекты  хакында гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.

 

Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан «Маяк» ҖЧҖдә хезмәтне саклау законнары таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерү үткәрелде. Координация советы әгъзалары эш башкару һәм хуҗалыкта хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Координация советы әгъзалары билгеләнгән таләпләргә туры китереп, хезмәтне саклау буенча чараларның тиешле дәрәҗәдә башкарылуын расладылар.

Координация советы чираттагы тапкыр Хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җаваплылыгына кадәр җәза бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International