«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгате

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, безнең үзәк 2020 елның 6 апреленнән социаль-тернәкләндерү бүлекчәләрендә социаль хезмәтләр күрсәтүне вакытлыча туктатып тора.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез безнең үзәкнең «кайнар линиясенә» мөрәҗәгать итә аласыз: тел.2-41-43.

Сезне тыныч булып калырга, үз сәламәтлегегезгә игътибар белән карарга, яңа коронавирус йогышы белән авыруның куркынычын минимальләштерү өчен шәхси профилактика чараларын күрергә чакырабыз. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе карары нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм хроник авырулары булган затларны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүләрен сорыйбыз.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өйләренә азык-төлек, дару һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түбәндәге «кайнар линия» телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар:

8 (843) 598-3-598 - бердәм колл-үзәк;

238-1000 - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «кайнар линия» телефоны;

8-800-200-34-11 - Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының «кайнар линия» телефоны;

2-43-78 - Балтач муниципаль районында «кайнар линия» телефоны

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әхмәдиева Г. А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International