COVID-19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләүләр

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Коронавирус йогышы таралуга бәйле уңайсыз хәлләрне исәпкә алып, шулай ук дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм оешмаларның хезмәт режимы буенча методик рекомендацияләр нигезендә, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан COVID– 19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләү чаралары кертелә.

1. Тантаналы шартларда никах теркәүгә теләк белдергән затларга аны соңрак вакытка күчерергә, ә баш тарткан очракта - чарада катнашучылар санын чикләргә тәкъдим итәргә (ЗАГС органы хезмәткәрләрен дә кертеп 10 кешедән дә артмаска тиеш).

2. Никахны дәүләт теркәвенә алу, шулай ук балаларның тууын дәүләт теркәвенә алу буенча күчмә чараларны (тантаналы шартларда исем кушу тантанасы) гамәлдән чыгарырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International