2020 елның 25 мартында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зарипов Илгизәр Наил улы белән очрашты.
Дәүләт биреме буенча 2020 елда район территориясендә янгынга каршы чаралар планлаштырылган:
1. Янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар үткәрү
2. Янгынга каршы минеральләштерелгән полосаларны яңарту
3. Янгынга каршы билгеләнештәге юлларны ремонтлау
4. Урман фондында чүп-чар җыю
5. Санитар кисүләрне үткәрү
2020 елда территорияләре урман фонды янындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларына, киңлеге 10 метрдан да ким булмаган полосада яисә 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы полоса бүлегенә 26 кисәтү бирелгән.
Район урманнарында янгын куркынычсызлыгы турында гражданнар җыеннарында 13 чыгыш ясалды.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте белән урман янгыннарын сүндерү планы төзелде һәм килештерелде.
Балтач участок урманчылыгында урман культуралары сезонында планлаштырылган:
1. Ясалма урман торгызу
2. Урман культураларын өстәмә булдыру
3. Чокыр-балка үсентеләрен булдыру