Төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар

2020 елның 22 марты, якшәмбе

2020 елның 20 мартында район җитәкчелеге төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде. Алар Смәел авылында мәдәният йорты, Шеңшеңәр авыл советы бинасы, Кариле авылында спорт залы, «Хыял» яшьләр үзәге бинасы, Балтач ш.т. б. 2 нче балалар бакчасы капиталь ремонты һәм Норма авылында балалар бакчасы төзелеше белән таныштылар.

Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, районның баш архитекторы Ш. Ф. Борһанов һәм төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы И. Н. Сәгъдиев катнашты.

Әлеге объектларда булып, җитәкчелек төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдерде.

Эш башыннан алып ахырына кадәр барысы да контрольдә булачак. Һәр объектта эш кайный, башланган эшләрне ахырына җиткерү, эшне сыйфатлы, вакытында һәм матур итеп башкару өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International