22 март көнне Таузар авыл клубында Балтач районының 90 еллыгы уңаеннан балалар арасында "Балтачым, Балтачым - кадерле туган ягым" дигән рәсем конкурсы узды. Чараның беренче өлешендә балалар Балтач районының истәлекле урыннарын, танылган шәхесләрен искә төшереп уттеләр. Ә инде икенче өлештә туган якка булган хисләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.