Һава торышы

2020 елның 22 марты, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 

- юлларда бозлавык; 

- иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр; 

- иртән һәм көндез буран, бозлавык.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 22 март 18 сәгатьтән 2020 елның 23 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр; аерым районнарда буран, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/c кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6.. -10˚. Көндез максималь һава температурасы -2..+ 1˚. Юлларда урыны белән бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International