IV Бөтенрәсәй «Безнең тарих» яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

       Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ярдәме белән мәгариф проектларына ярдәм итү Фонды IV Бөтенрәсәй «Безнең тарих» яшьләр проектлары конкурсын үткәрә.

      Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныф), урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары, яшь белгечләр чакырыла.

      Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиячәкләр:

  • «Бердәм булганда, без җиңелмибез» һәм «Геройлар янәшәдә яши» темалары буенча эссе (11 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);
  • «Тынычлык өчен рәхмәт» һәм «Хәрби вакыйгалар эзләреннән» темалары буенча рәсем (7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);
  • «Җиңү йөзләре» һәм «Яңа буынга Бөек Җиңү турында хикәя» темалары буенча видеоролик (15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);
  • «Буыннар бәйләнеше тукталмаячак» һәм «Мәңгелек дан» темалары буенча шигъри әсәр (7 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);
  • «Россия тарихының героик битләре» һәм «Минем гаиләм язмышында сугыш» темалары буенча тикшеренү эше (11 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен).

        Иң яхшы эшләрнең авторлары  Мәскәүгә,  2020 елның 7-9 маенда узачак  конкурсның финалына чакырылачак. Конкурс этаплары турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу өчен гариза калдыру өчен сайт:  http://my-history.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International